ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2021 ел
җомга

Кычкырып уку – аңлап укуны булдыруның иң кирәкле шарты булып тора. Кычкырып укыганда гына сәнгатьле укырга өйрәнеп була. Укучыларның күпчелеге кычкырып укыганда да текст эчтәлеген бертигез дәрәҗәдә аңлый башлый. Шул уңайдан 4 нче март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре ”Китап безне бербөтен итә” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Бу чарада берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары катнашты. Алар Фәнис Яруллин, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллинның китапларын кычкырып укыдылар.

Бүген Шәдке балалар бакчасында  “Безнең гаилә тату- гаилә” исемле бәйрәм иртәсе узды, Бәйрәмдә балалар бию,җырлар белән чыгыш ясадылар  ,алга табада шулай гаиләләр белән күңелле итеп бәйрәмнәр үткәрергә насыйп булсын.

2020 елның 5 мартында Теләче муниципаль районы делегациясе Казан шәһәрендә урнашкан С. Сәйдәшев имесендәге зур концерт залында, Халыкара хатын-кызлар көненә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы чарасында катнашты.

«Халыкарахатын – кызлар көне» бәйрәме алдыннан Теләче районы «Родник»халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагы хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Социаль хезмәткәрләр үз куллары белән өлкәннәргә котлау открыткалары һәм бүләкләрә зерләделәр. Аларга нык сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм барлык теләкләрнең тормышка ашуын теләделәр.

Теләче муниципаль районы “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгече  социаль педагог Гайнетдинова Ф. Т. «Арт-терапия белән созависимыми балалар һәм аларның ата-аналары» технологиясе кысаларында  социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасыннан  ата-аналар һәм аларның балалары белән төркемле дәрес үткәрде. Балаларга һәм аларның ата-аналарына катнашучылар  арасында тагын да тыгызрак эмоциональ элемтә урнаштыру өчен күнегүләр комплексы тәкъдим ителде.

4 нче март көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә 1 нче сыйныф укучылары өчен матур бәйрәм - “Әлифба” һәм “Эзтабарларга кабул итү” бәйрәме  уздырылды.

4 март көнне балалар - яшьләр үзәге чаңгы базасында «Олимп» яшьләр үзәге һәм ДОСААФ региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә 5-8 сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышы һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында сугышчы-интернационалист Хәйруллин Илшат Гыйлемхан улы истәлегенә, Теләче муниципаль районы оешуга 30 ел тулу һәм туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган Теләче районы Беренчелеге үткәрелде. Бу ярышларда Баландыш төп мәктәбе укучылары да катнашты. 5 нче сыйныф укучысы Хәйретдинов И.И. 2 нче урынны яулады. Аны чын күңелдән котлыйбыз!

2021 нче елның 4 нче мартында чаңгы базасында ДОСААФ һәм "Олимп" яшьләр үзәге белән берлектә 5-8 нче сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары һәм 9-11 нче сыйныф укучылары арасында, сугышчы-интернационалист Хәйруллин Илшат Гыйлемхан улы истәлегенә багышланган Теләче муниципаль районының Туган телләр һәм Халыклар бердәмлегенә багышланган биатлон буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге үткәрелде. Ярышларда районның 11 мәктәбеннән 66 укучы катнашты.

3 нче март көнне, Баландыш төп  мәктәбенең  бер төркем җырга- сәнгатькә гашыйк  укучылары Теләче районы мәдәният йортында узган "Без бергә" балалар халык иҗаты Республика фестиваль - конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. Әлеге фестивальнең максаты -Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының балалар һәм яшүсмерләр сәнгатен һәм эстетик иҗатын үстерү.

Бөтендөнья  гражданнар көне  уңаеннан ,Теләче урта мәктәбендә Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча  әйдәп баручы консультант Хомченко Олег Борисович  укучылар белән кызыклы чаралар уздырды .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International