ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2021 ел
җомга

Балаларны «Каз өмәсе», «Каурый өмәсе» йолалары белән таныштыру, халкыбызның җыр - биюләрен өйрәнү, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү макстыннан 3 март көнне​ Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина тәрбиячеләре Гөлназ Мингазова белән берлектә "Шатлык" балалар бакчасында “Каурый өмәсе” үткәрде. Бу өмәдә җырлый-җырлый каурыйлар сыдырылды. Балалар эшләп арганнан соң, халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, “Каз канаты”, “Гөлбану” уеннарын уйнап ял итте. Сыдырылган каурыйларның бер өлешеннән таба майлау өчен канатлар үрелде, ә соңыннан калган өлеше киләсе елга бәбкәләрнең күп чыгуын теләп ятсыннар дип юл буена сибелде.

 «Молодежь за правильный выбор» дип исемләнгән китапханә проекты кысаларында яшьләр арасында асоциаль күренешләрне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Шармыш авыл китапханәсендә «Знать, чтобы выжить» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәдә наркомания проблемасына багышланган китаплар, брошюралар, мәкаләләр һәм журналлар тәкъдим ителде. Яшүсмерләргә һәм яшь укучыларга «Учись быть свободным» дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.

Баландыш авыл китапханәсендә язучы  Нурислам Хәсәновның тууына 80 ел  тулу уңаеннан «Энҗеләр балкышы» дип аталган китап күргәзмәсе ясалды һәм күзәтү уздырылды. Укучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Күргәзмәдә язучының 4 томлык сайланма әсәрләре һәм башка китаплары урын алды.

Субаш авылы китапханәчесе Петрова Лидия Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләрендә хатын-кыз образы» дигән төбәкара челтәр акциясендэ катнашып сертификат белән бүләкләнде. Оештыручы: Башкортостан Республикасы Чишмә районының "МАУК Чишмә район җирлекара китапханәсе" филиалы.

2 март көнне  Нырсы урта мәктәбендә район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында    “Нәниләр чаңгы юлы”  спорт ярышы үткәрелде.   Чаңгы ярышында  катнашкан 10 команда  арасында Баландыш төп мәктәбе укучылары командасы да көч сынашты һәм призлы урыннар алып кайтты:

       2021 елның 3 март көнендә Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Сәгъдиева Хаҗәр Мулик кызына  95 яшь тулды. Шул уңайдан Хаҗәр апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин,  район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин да Хаҗәр апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Иң гадәти булмаган һәм кызыклы бәйрәмнәрнең берсе Халыкара ПЕН-клубның 48 нче конгрессы карары буенча гамәлгә куелды. Бу көн уңаеннан Әбде авыл китапханәсендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган китап күргәзмәсе янында «Очарование забытых книг» дип исемләнгән шигырь уку бәйгесе үткәрелде. Катнашучылар  рус һәм татар классиклары әсәрләреннән өзекләр укыды һәм үзләренең иң яраткан китаплары турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне уңаеннан 2 мартта Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәп укучылары белән әңгәмә уздырды һәм аларга әлеге проблеманы яктырткан буклетлар таратылды.

Балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды. Балаларга бәйрәм, аның тарихы, безнең республикада яшәүче халыклар һәм бу халыклар сөйли торган телләр турында сөйләнде. Тәрбияләнүчеләр белән әңгәмәләрдә билгеләп үтелгәнчә, милли телгә сакчыл карарга, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә кирәклеге аңлатылды. Балаларны «туган тел» төшенчәсе белән таныштырылды. Чара барышында балалар рәхәтләнеп туган тел турында шигырьләр сөйләделәр

2 март көнне Теләче балалар китапханәсе Тамбов өлкәсенең балалар китапханәсе оештырган «Евгений Боратынскийны укыйбыз» VI Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция ел саен шагыйрьнең туган көнендә үткәрелә. Аның максаты - яшүсмерләр һәм яшьләр арасында әдипнең иҗади мирасын популярлаштыру һәм алга этәрү. Китапханәгә урта яшьтәге мәктәп укучылары чакырылган иде, алар чиратлашып Боратынскийның яз турындагы шигырьләрен укыдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International