2021 елның 13 нче февралендә Теләче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гыймаева Ания Сәлмәновна һәм физик тәрбия укутучысы Сәләхиев Булат Ринатович , Үзәк урта мәктәбе укытучысы Фәхретдинова Альбина Хәйдәровна Бөтенроссия “Ел укытучысы -2021” бәйгесенең зона этабы катнаштылар. Барлык конкурсантлар уңышлы чыгыш ясады.
Шәдке балалар бакчасында балалар татар халыкының милли уеннарын яратып уйныйлар.Бу уеннар ярдәмендә балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләнә,халкыбызның гореф –гадәтләрен яхшырак аңларга ярдәм итә.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә М.Җәлилнең туган көне уңаеннан "Җырым белән җиңдем дошманы"дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. "Кызыл ромашка ", "Ана бәйрәме" һ.б. әсәрләрен бергәләп укыдылар.
Халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туа. Яшьтән үк җыр, музыка белән мавыга. 1954 елда Теләнче-Тамак урта мәктәбен тәмамлагач, шул елда ук ул Казан музыка училищесына укырга керә. Бер елдан соң Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына күчә һәм аны 1960 елда тәмамлап, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли башлый.
Чараның төп максаты-укучыларны якташ язучыларыбыз Ф. Хөсни. М. Мәкъсуд, Р. Низамиевларның әдәби иҗатлары һәм биографияләре белән якыннан таныштыру.
"Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы" кысаларында 15 нче февральдән 20 нче февральгә кадәр мәктәптә гуманитар фәннәр атналыгы үткәрелә.Бүген, 15 нче февраль көнне , герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Салют сиңа , Муса Җәлил» дигән темага укучылар чыгыш ясады.
14 февраль көнне Теләче чаңгы базасында ОДМС,ДЮСШ, ФОРПОСТ, ОЛИМП белән берлектә 1-11 сыйныф укучылары арасында «Татарстан чаңгы юллары - 2021» район ярышлары үткәрелде . Ярышларда район мәктәпләреннән 78 укучы катнашты.
12-13 февраль көннәрендә Минзәлә шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан"газетасы гамәлгә куйган традицион көрәш бәйгесе узды. Биредә безнең район җыелма командасы да уңышлы чыгыш ясады,үз үлчәү авырлыкларында егетләребез түбәндәге урыннарны яулады:
Ренас Кәлимуллин -1 урын,
Муса Галләмов -1 урын
Фәрхат Фәйзуллин -2 урын.
Команда беренчелегендә Теләче командасы 3 урында.
14 февраль көнне с.Әбде авылыннан "Задоринка", Ачы авылыннан "Рябинушка" вокаль ансамбле Казан шәһәрендә А. В. Котков исемендәге ХХХ республика рус хор музыкасы фестивалендә катнашты.
Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү,сәламәтлекләрен,бер-берсенә булган дустанә мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан,12 февраль көнне Балыклы авылы мәдәният йортында "Спорт-сәламәтлекнең нигезе"дигән чара үтеп, балалар белән ачык һавада спорт һәм күңелле уеннар уйнатылды.