ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

15 февраль - татар халкының бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге  Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көне. Әлеге датага карата 12 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә  “Халкыбызның моң иясе” исемле темага әдәби сәгать үткәрелде. “Бөек җырчы Илһам Шакиров” дигән китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдә халык җырчысына багышланган төрле елларда чыккан китаплары, тормыш юлы, дискалары урын алды, буклетлар эшләнде.

12 нче февраль көнне Баландыш авыл китапханәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Илһам Шакировка карата «Булган алар,тарихта милләт эзен сакларга тырышучы олуг затлар-аларның иң олысы һәм иң бөеге–Илһам Шакиров» дип исемләнгәнәдәби-музыкаль сәгать үткәрелде. Китапханәче Миләүшә Нәҗипова  Илһам Шакировның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы материал әзерләде. «Татарстан Сандугачысы» дигән күргәзмә – истәлекләр төзелде.

Бу чараныӊ  максаты булып  балаларда язучыга карата хөрмәт һәм  горурлык хисе тәрбияләү, аныӊ иҗаты белән таныштыру булды. Китапханәче балаларга Муса  Җәлилнеӊ  балачак еллары, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Укучылар ике командага бүленеп викторина сорауларына җавап бирделәр, М.Жәлилнеӊ  “Батыр егет турында җыр”, “Чулпанга”, “Дан”, “Кичер илем” шигырьләрен һәм “Сандугач һәм чишмә” балладасын кычкырып укыдылар.   Чара ахырында “Җырым белән җиңдем  дошманны” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

2021 ел - Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы  уңаеннан 12 февраль көнне  Олы Нырсы авыл китапханәчесе  “Кояшкай”    балалар бакчасында  татар халкының милли баш киемнәре: түбәтәй, калфак   тарихы буенча әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында  балалар баш киемнәренең чигелеш үзенчәлекләре һәм бизәкләрнен аңлатмалары белән таныштылар.

Шул уңайдан Казаклар авыл китапханәсендә «Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Китапханәче презентация ярдәмендә укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар Муса Җәлил шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Шулай ук «Җырга әйләнгән гомер» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, анда шагыйрьнең әсәрләре тәкъдим ителде.

10 февраль көнне, "Батыр" спорткомплексында "Хезмәткә һәм оборонага әзер"Бөтенроссия физкультура - спорт комплексының кышкы фестиваленең муниципаль этабы узды.  Безнең Баландыш төп мәктәбеннән 2 нче сыйныф укучылары Галимова Зәринә ,Тимербаев Әмир, 5 нче сыйныф укучысы Хайретдинов Ибрахимнар  - 2 урыннар,  4 сыйныф укучысы Заббарова Фәридә -1 урын алдылар.

15 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбендә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган дәресләр һәм чаралар үтте. Укучылар Муса Җәлилнең данлы гомерен һәм иҗатын искә алдылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр.


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

16 нчы февраль көнне 9.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш  утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы  Н.Н. Хаҗипов  алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре катнашты.

16 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә, “Бала шәхесен формалаштыруда туган теленең роле” дип исемләнгән методик атналык кысаларында, районыбызның башлангыч сыйныф укытучылары һәм өстәмә белем бирү педагоглары белән берлектә “Орнаментлар” дип аталган  мастер-класслар булып узды. Мастер-классларны өстәмә белем бирү педагоглары үткәрделәр, алар: Шаипова Раъно Исам кызы “Яулык апплекациясе», Галимзянова Фәния Габделхак кызы “Туган тел китабы”, Вохмина Гөлия Рашат кызы “Орнаментлар”. Районыбызның Алан, Лесной, Теләче, Шәдке, Үзәк мәктәпләреннән башлангыч сыйныф укытучылары катнаштылар.

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 нче ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International