ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 9 февралендә, расланган график нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлеге начальнигы Булат Кадыйров Теләче муниципаль районының Айдар авылында территориаль орган компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте. Гражданнарны кабул итү «кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ Законы нигезендә куллану грамоталылыгын арттыру белән бәйле иде.

Бу бәйрәмне без – Гражданнар, Ак Финнар,  Бөек Ватан сугышында үз-үзен аямыйча кан койган, Ватан азатлыгы өчен зур батырлыклар күрсәткән ата-бабаларыбызны искә алу, аларның рухын яңарту, хәрбиләрне, Ватан сакчыларын, тыныч тормышта фидакарь хезмәт белән ил куәтен арттыруга, аның иминлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертүчеләр көне буларак билгеләп үтәбез.

2021 елның 1 мартында 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында (Теләче авылы, Ленин урамы, 46 йорт) гражданнарны кабул итә.

Шәхси кабул итүгә мөрәҗәгать иткән кеше паспортын мәҗбүри рәвештә күрсәтә һәм санитар-эпидемиологик закон таләпләрен үтәргә тиеш. Килүче алдан 8(84360)21-1-89 телефоны буенча кабул итүгә язылырга хокуклы.


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты,Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты​ Илһам Шакировның иҗатына багышлап 16 февраль көнне Балыклы авылы мәдәният йортында "Илһам Шакиров-татар халкының рухи көзгесе'дигән музыкаль кичә үтте.

6 февраль көнне Әбде авыл китапханәсендә балаларга «Певец русской природы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм язучының хикәяләренә күзәтү үткәрелде. Балалар бик теләп әдәби викторинада катнаштылар, М.М. Пришвин һәм аның геройлары турында  яхшы белемнәрен күрсәттеләр, «Кояш хәзинәсе» китабыннан хикәяләр укыдылар.

15  февраль көнне “Осталар шәһәре» клуб берләшмәсенә йөрүче кызлар, Иглепова Виктория һәм Старшова Марина, хәзерге вакытта Саратов һәм Волгоград шәһәрләрендә хәрби хезмәтләрен үтүче  Старшов Никита һәм Семенов Семен өчен открыткалар ясадылар.

Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Аларны онытырга безнең хакыбыз юк.  15 нче  февраль көнне герой-шагыйрь М. Җәлилнең тууына 115 ел тула.  Шул унайдан 13 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Исемең калды моңлы бер җыр булып үзеңнән соң килгән буынга” дип исемләнгән  мәдәни чара үткәрделәр. Бу чарада китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укычыларга да төрле сораулар бирелде һәм  алар тарафыннан  тулы җаваплар  алынды.

15 февральдә Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 6 сыйныф укучылары өчен герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышлап “Тормышы җыр булып яңгырады” исемле батырлык сәгате уздырдылар. Чара барышында Җәлилнең иҗатына багышланган презентация күрсәтелде, китаплары белән таныштырылды. Китапханәче укучыларга “Ышанма”, “Дусларга”, “Яулык”, “Җырларым”  исемле шигырләрен укыды. Викторина сорауларына җаваплар укучыларның М.Җәлилнең иҗатын яхшы белүләрен күрсәтте.

Китапханәнең уку залында “Батырлык шагыйре” исемле китап күргәзмәсе эшли.

Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Шагыйрь М. Җәлилнең тууына 115 ел тулу һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 12 февраль көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы  белән берлектә "Җәлил шигырьләрен укыйбыз" дип исемләнгән шигъри марафон уздырды. Шагыйрьнең тормыш юлы, шигъри иҗаты - Ватанга мәхәббәт һәм батырлык дөньясы. Балалар шул хакта белделәр,  шигырьләрен аеруча матур итеп яттан сөйләделәр. Барлык актив катнашучыларга Грамоталар һәм бүләкләр бирелде.

Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә  “Муса Җәлил шигырьләрен беләсеңме?” исемле шигырь уку марафоны үткәрелде. Шулай ук шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Муса Җәлил эзләре буйлап” исемле китап күргәзмәсе куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International