ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Бәйрәмгә өлкәннәр  1980 еллардагы  көйләргә кушылып биеделэр,төрле кызыклы уеннар  уйнадылар.  

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәре күренекле татар язучысы, фольклорчы,  Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшировның тууына 120 ел уңаеннан "Туган ягым яшел бишек" исеме астында әдәби сәгать уздырылды. 

7 январь көнне  Ю. Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында  китапханә белән берлектә балалар өчен "Хуш киләсең,  Яңа ел" дигән чыршы бәйрәме узды.
Кичәдә төрле күңелле уеннар, балалар өчен көтеп алган  Кыш бабай белән Кар кызы үзләренең нәни дусларына урман җәнлекләрен дә кунакка алып килеп, сабыйларны  шатландырдылар.


18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

16 декабрь көнне Байлар Сабасында бадминтон буенча шәхси беренчелек ярышлары булып узды.  Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

17 гыйнвар көнне Максабаш мәдәният йорты каршында "Күңелле стартлар" дип исемләнгән балалар белән саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау оештырылды.

17 нче гыйнвар көнне" Саба – Арена"урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Татарстанның  өметле бадминтончылары"  ярышының  беренче этабы булып узды .

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зихенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. Ахырдан иң күп белүче, иң зирәк укучыларга бүләкләр тапшырылды.

Күренекле татар язучысы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулуга карата  7 январь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күренекле әдип” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә язучының төрле елларда иҗат ителгән китаплары урнаштырылды. «Көзге ачы җилләрдә» (1984), «И язмыш, язмыш» (1990, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1996), «Сарут» (1990) повестьлары, «Туган ягым – яшел бишек» исемле автобиографик әсәре,  «Җидегән чишмә» романы һ. б. әдип иҗатының энҗеләре булып торалар.

6 январь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә балалар өчен “Кышкы бизәкләр” дип исемләнгән рәсем бәйгесе оештырды. Балалар рәсемнәрдә кышкы табигать матурлыгын тасвирладылар. Шулай ук Кыш бабай һәм чыршы рәсемнәрен бик яратып ясадылар.

Барлык район халкын Яңа ел белән котлыйбыз! Аны каршылап, бәхетле, имин, якыннары һәм туганнары янәшәсендә үткәрүләрен телибез. Яңа ел мөһим кызыклы вакыйгаларга бай булсын, аларның берсе, һичшиксез, Бөтенроссия халык санын алу булачак. Бу һәрберебез өчен үзебез турында белдерү, безнең уртак киләчәккә йогынты ясау мөмкинлеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International