Күренекле татар язучысы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулуга карата 7 январь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күренекле әдип” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә язучының төрле елларда иҗат ителгән китаплары урнаштырылды. «Көзге ачы җилләрдә» (1984), «И язмыш, язмыш» (1990, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1996), «Сарут» (1990) повестьлары, «Туган ягым – яшел бишек» исемле автобиографик әсәре, «Җидегән чишмә» романы һ. б. әдип иҗатының энҗеләре булып торалар.