ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Бәйрәмдә Кыш бабай,​ Шамакайлар, Күсе, Аждаһа кебек​ әкият геройлары катнашып бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр. Балалар алар белән бергә җырладылар, биеделәр, төрле кызыклы уеннар уйнап, рәхәтләнеп күңел ачтылар.​

Күкчә авыл клубында төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән " Яңа елның сихри утлары" дип исемләнгән рәсем ясау конкурсы үткәрелде.

Соңыннан һәр катнашучыга  истәлекле  бүләкләр   тапшырылды.        

Бәйрәм тантанасын  Әбде авылыннан  "Задоринка"  һәм Ачы авылыннан килгән "Рябинушка"   фольклор ансамбльләр, районыбыз үзешчәннәре  бизәде.

Балалар вакытны яхшы үткәрделәр, "Кар бабай ясау" акциясендә катнаштылар. Уен программасы ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар.

Әлеге уңайдан,  Максабаш мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан, клуб берләшмәләренә йөрүчеләр белән "Туган ягым яшел бишек" исеме астында әдәби сәгать уздырылды.Чара барышында язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырылды. Әсәрләренә күзәтү үткәрелде, шулай ук кайбер әсәрләреннән өзекләр кычкырып укылды.

7 январь  көнне Олы Нырсы авылында ,  мәдәният йорты каршында балалар өчен “Күнелле уеннар” дип исемләнгән эстафета – ярышлар узды.

Раштуа бәйрәмнәрендә колядкалар үткәрелә. Юрауларның төп мәгънәсе-хуҗаларга иминлек һәм яхшы уңыш теләү, барган йортны данлау. Халыкта колядкада һәр сүз магик көчкә ия дип санала, шуңа күрә хуҗалар кунакларны яхшы каршы алырга һәм сыйларын кызганмаска тиеш. 7 гыйнвар көнне  үткән әлеге чарада балалар һәм яшүсмерләр  Ачы авылы урамнары буйлап  мәзәкләр сөйләп, костюмнар киеп бардылар. Өйдә йөреп, балалар хуҗаларны бәйрәм белән котладылар. Хуҗаларны данладылар, аларга игелек, иминлек, яхшы уңыш теләделәр.


17
гыйнвар, 2021 ел
якшәмбе

Мәдәният хезмәткәрләре  авыл халкын һәм кунакларны саф һавада оештырылган күңелле бәйрәмгә чакырып таудан шуу, итекле хоккей уйнау мөмкинлеге, аркан тартышу, итек киеп күңелле уеннар һәм конкурслар тәкъдим иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International