8 гыйнвар көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре "Оста куллар” берләшмәсе укучылары өчен кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс уздырдылар.
Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зихенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдү, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. Ахырдан иң күп белүче, иң зирәк укучыларга бүләкләр тапшырылды.
Теләче урта мәктәбе укучылары кышкы каникулларда актив ял итеп, көч җыеп киләләр.
9 гыйнвар көнне Теләче чаңгы базасында Теләче районы оешуга 30 ел тулуга багышланган гомуми белем бирү мәктәпләре, оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре командалары арасында чаңгы ярышлары узды.
6 нчы гыйнвар көнне, Яңа ел каникуллары көннәрендә, Ачы мәдәният йортында балалар өчен Раштуа һәм Крещение бәйрәмнәренә багышланган «Раштуа уты " дип исемләнгән кичә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре балаларны бәйрәмнең йолалары, гореф-гадәтләре һәм билгеләре белән таныштырдылар. Очрашу ахырында Раштуа бәйрәменә багышланган шигырьләр яңгырады.
8 январь көнне Баландыш мәдәният йортында "Кино көне" уңаеннан зур экранда кинофильмнар күрсәтү оештырылды. Балалар өчен "Куриный забег", олылар өчен "Әпипә" фильмнары тамашачы күңеленә хуш килде.
Кышкы каникул чорында Иске Җөри мәдәният йортында якташ язучыбыз, журналист, рәссам Дания Гайнетдинованың туган көне уңаеннан “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, бергәләп туган якка багышланган хикәяләрен укыдылар, Дания Гайнетдинова ясаган картиналар белән таныштырдылар.
Чарада авыл балалары гына түгел, кунакка кайткан балалар да бик теләп кушылдылар.Балалар чанада ялгызы гына да, парлап та, командалап та шудылар, кар белән уйнадылар. Саф һавада уйнап туйгач җылы мәдәният йортына кайтып рәхәтләнеп дискотекада биеделәр. Гомумән алганда, балалар бик канәгать калдылар һәм өйләренә яхшы кәеф белән таралыштылар.
Аны, әкияткә һәм могҗизага ышанып, озак көтәләр. 5 гыйнвар көнне Ачы мәдәният йорты территориясендә мәдәният хезмәткәрләре "Алтын битлек" берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә балалар өчен "Морозко һәм компания" дигән искиткеч яңа ел тамашасы әзерләделәр. Театральләштерелгән яңа ел тамашасында: Кыш Бабай, Кар кызы, Кар кызы, күсе Төлке, Убыр Бабай һәм чыршы символы белән балалар табышмаклар чиштеләр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Кунаклар өчен иң кызыклы өлеше конкурсларда һәм уеннарда катнашу, шулай ук күптән көтелгән Яңа ел лотереясы булды.