Кышкы каникул чорында Иске Җөри мәдәният йортында якташ язучыбыз, журналист, рәссам Дания Гайнетдинованың туган көне уңаеннан “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, бергәләп туган якка багышланган хикәяләрен укыдылар, Дания Гайнетдинова ясаган картиналар белән таныштырдылар.