ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2021 ел
якшәмбе

Бу чараны  Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре ел саен үткәрәләр.  Кемгә энә, кемгә дөя инде.  Чыккан бүләкләргә һәрберсе кәнәгать булдылар.

Яңа ел-көтеп алынган теләкләрнең чынга ашу вакыты.
Нәниләргә бәйрәмгә шаян Бяка һәм Пеппи килде -  алар белән төрле уеннар уйнадылар, биеделәр .
Бәйрәмнең кульминацион вакыты-Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу булды. Балалар Яңа ел тамашасында актив катнаштылар. Һәм, әлбәттә инде, Кыш Бабай һәм Кар кызыннан татлы бүләкләр алдылар.

Бу кичәгә җыелган халык “боз шәһәрчеге” белән хозурландылар. Авыл үзешчәннәре көче белән әзерләгән концерт карап күңелле ял иттеләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм концерты тамашачыларга бик ошады.

Башта балалар өчен берләшмәгә йөрүче балалар тарафыннан әзерләнгән "Кыш бабайда сер бар" дип исемләнгән әкият тамаша күрсәтелде. Тамашачы бик җылы кабул итте. Икенче өлештә "Нәфис сүз" берләшмәсенә йөрүче балалар бәйрәмне ачып җибәрделәр. Кыш бабай, Кар кызы килеп балаларны котлады - бергәләп уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм барышында ел буе актив катнашкан балалар бүләкләнде. Бәйрәм лотерея уены, биюләр белән  тәмамланды.

Төп призлар әтәч- Зилә Салиховага һәм куян- Әмир Антоновка эләкте. Балалар өчен үткәрелгән бәйрәмгә авыл фермеры Сабирҗанов Нияз Нуриман улы матди ярдәм күрсәткән. Аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук лотереяда уйнатылган куян да, Нияз Сабирҗанов бүләге булган.

Чара программасына төрле юнәлештәге уеннар кертелгән:фантазиягә, зирәклеккә,сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле уеннар.

Чара программасына төрле юнәлештәге уеннар кертелгән:фантазиягә, зирәклеккә,сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле уеннар.

Бу бәйрәмгә җыелган балалар​ Кыш бабайга үзләренең хөнәрләрен күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Ачык күк астындагы чара бик күп өстенлекләргә ия: саф һава, иркенлек.. Шармыш авылы клубы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән урамда бик матур чара уздырганнар!

Теләче урта мәктәбе яшь юл инспекторлары  юлларда йөрүчеләргә кышкы көннәрдә юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International