Башта балалар өчен берләшмәгә йөрүче балалар тарафыннан әзерләнгән "Кыш бабайда сер бар" дип исемләнгән әкият тамаша күрсәтелде. Тамашачы бик җылы кабул итте. Икенче өлештә "Нәфис сүз" берләшмәсенә йөрүче балалар бәйрәмне ачып җибәрделәр. Кыш бабай, Кар кызы килеп балаларны котлады - бергәләп уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм барышында ел буе актив катнашкан балалар бүләкләнде. Бәйрәм лотерея уены, биюләр белән тәмамланды.