ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2018 ел
җомга

24 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә , укучыларга  икмәкнең кирәкле ризык булуын, аның каян алынганын, безнең өстәлгә килгәнче зур юллар үтүен аңлату , икмәкне үстерүче игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан  “Игенче хезмәте” исемле темага әңгәмә - сөйләшү үткәрелде.

Акциянең төп катнашучылары -  китап сөюче иң актив укучыларыбыз. Китапханә өчен иң яхшы бүләк, әлбәттә, ул-китап. Әлеге бүләкләр ярдәмендә, китапханә кызыклы басмалар белән тулыландырыла. Без әлеге  акцияне дәвам итеп, үзләреннән арткан китапларны китапханәгә бүләк итүләрен сорыйбыз. Ә һәр китапның үз укучысы һичшиксез табылачак!..

24 май көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Тантана чыгарылыш сыйныф укучылары хөрмәтенә уздырылды. Аларны бәйрәм белән Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәтхуллин А.Г, җирле үзидарә башлыгы Мәннәпов Г.А., мәктәбебез директоры Сафин А.С., әти-әниләр, укытучылар, укучылар тәбрикләде. Мәктәбебезнең горурлыгы булган 10 укучыга без хәерле имин тормыш юллары, зур уңышлар, матур киләчәк теләдек.

Балалар басуда эшлэуче тракторларның эшен зур кызыксыну белән кузәттеләр. Шулай ук балалар табигатьне: чәчәк атучы җимеш агачларын ,үләннәрне ,болытларны күзәттеләр,кошлар тавышын тыңладылар. Тәрбиячеләр балалар белән табигатьне сакларга кирәклеге турында әңгәмә оештырдылар . Балалар язгы басу һәм  табигать үзгәрешләре турында бик күп мәгълүмат алдылар.Экскурсия бик файдалы булды, балаларда уңай тәэсир калдырды. 

В соответствии с планом работы, с целью выявления и анализа системных проблем в сфере соблюдения права ребенка на оъхрану здоровья и здоровое развитие, качества предоставления несовершеннолетним медицинских услуг, оказания гражданам консультативной помощи 28 мая 2018 года с 9.00 до 17.00 в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа горячей линии на тему «Организация медицинского обслуживания детей: вопросы, проблемы, предложения» по телефонам: 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.

Бу көн белем бирү, мәдәният, туган тел сүзләре бәйрәме. Бу көнне  славян алфавитын төзегән – Кирилл һәм Мефодийны искә алалар. Нәкъ менә алар славян язуына нигез салган. Һәр рус телендә сөйләшкән кеше үз мәдәнияте һәм тарихы, беренче нигез салучы славян исемнәрен үзенең хәтерендә сакларга, горурланырга тиеш. Славян язуы һәм мәдәнияте көне уңаеннан , Теләче җирлекара китапханәсендә  «Живое слово мудрости» дип исемләнгән күргәзмә куелды.

Аның үткәне, борынгысы,  тарихы бар. Газета битләрендә язып, телевидение экраннарында еш кына   кеше күрмәгән җирләрнең гүзәллеге турында берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар күрсәтеп торалар.  Безнең Татарстан җирлегендә  андый урыннар байтак. Без аларны күреп, тиешенчә бәяләп кенә бетермибез. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез.  Әлбәттә,  аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International