Бу көн белем бирү, мәдәният, туган тел сүзләре бәйрәме. Бу көнне славян алфавитын төзегән – Кирилл һәм Мефодийны искә алалар. Нәкъ менә алар славян язуына нигез салган. Һәр рус телендә сөйләшкән кеше үз мәдәнияте һәм тарихы, беренче нигез салучы славян исемнәрен үзенең хәтерендә сакларга, горурланырга тиеш. Славян язуы һәм мәдәнияте көне уңаеннан , Теләче җирлекара китапханәсендә «Живое слово мудрости» дип исемләнгән күргәзмә куелды.