Уенчылар күпме күбрәк булса,уен шулкадәр кызыклырак һәм җанлырак була.Татар халык уеннары аша балаларга милли һәм әхлак тәрбиясе бирү максатыннан 22 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары белән “Капкалы”,”Наза” уеннары уйнадылар. Бу төр уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы,чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык,ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә туган телне,халкыбызның үткәнен,гореф-гадәт,йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә.