Китап күргәзмәсе төзелде

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

12 октябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә «Соседи по планете» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм «Красная книга» дип исемләнгән презентация белән күзәтү үткәрелде. Чара барышында балаларга сирәк хайваннар, кошлар җирдә көннән-көн кими баруы, хайваннар төрләре юкка чыгуы һәм якын киләчәктә  аларны фотода гына күрә алачагы турында сөйләнде. Моңа юл куярга ярамый. Балалар «Соседи по планете» квест  викторинасында катнаштылар.Соңыннан балаларга тематик китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, аны бергәләп карау күп кенә балаларга әдәбият, хайваннар турында китаплар сайлап алырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International