“Кызыклы китаплар иленә китапханәгә рәхим ит”

2021 елның 15 октябре, җомга

23 сентябрь көнне  Иске Җөри  авылы китапханәсендә 1 сыйныфлар  өчен “Кызыклы китаплар иленә китапханәгә рәхим ит” дип исемләнгән дәрес үтте. Китапханәче  Гильмутдинова Р. балаларны китапханә тарихы белән таныштырды, китапка сакчыл караш кебек төшенчәләрне аӊлатты. Шулай ук балалар зур кызыксыну белән матур яңа китаплар һәм балалар журналларын карадылар, үзләренә ошаган китапларны өйләренә  алдылар. Укучыларныӊ һәрберсенә  истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International