25сентябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә «Игелеклелек дөньяны коткарыр!» дип исемләнгән тәрбия дәресе булып узды.

2021 елның 15 октябре, җомга

Биредә балаларга игелек һәм явызлык төшенчәләре, кешеләр өчен игелек кылуның ничек мөһим икәнлеге турында сөйләделәр. Шулай ук аларга әйләнә-тирәдәгеләргә карата төрле ситуацияләр тәкъдим ителде, балалар фактларга, вакыйгаларга һәм тормыш хәлләренә үз бәяләрен бирделәр, "игелеклелек" сүзе белән мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, практик биремнәрдә, "Тылсымлы игелек чәчәге" уен-тренингында актив катнаштылар. Мәрхәмәтле, әдәпле, тәрбияле кеше булу җиңел түгел. Моңа гомер буе өйрәнергә кирәк. Ә безгә бу эштә ата-аналар, укытучылар гына түгел, китаплар да булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International