Хәтер көне.

2021 елның 15 октябре, җомга

1552 елның 15 октябре. Бу көн милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң  олы кайгылы көн булып кереп калган.  Шушы уңайдан Баландыш төп мәктәбендә тарих укытучысы Гыйләҗева Э.Р. җитәкчелегендә ,урта сыйныф укучылары белән берлектә “И гүзәл Сөмбикә, чорлар аша, сиңа эндәшәм” исемдә иртә үткәрелде. Бу тарихи вакыйгага багышланган төрле мәгълуматлар  белән  танышып кына калмадылар,  һәр сыйныф алдан бирелгән сорауларга җаваплар да бирде. Димәк, алган белемнәр укучыларыбыз хәтерендә сакланып та калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International