Россия Президенты Владимир Путин илдә Әтиләр көнен үткәрү датасын билгели торган Указга кул куйды.

2021 елның 15 октябре, җомга

Россия Президенты Владимир Путин илдә Әтиләр көнен үткәрү датасын билгели торган Указга кул куйды. "Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата — аналарның әһәмиятен арттыру максатларында, Әтиләр көнен билгеләргә һәм аны октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәргә карар бирәм", - диелә документ текстында. Указ имзаланган көннән үз көченә керә дип билгеләнә.
14 октябрь көнне -Халыкара Әтиләр көнен Айдар авыл​ мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Әтиләр сүзе - күңелнең күзе" дип исемләнгән уен - викторина рәвешендә​ үткәрделәр. Балаларга бәйрәмнең тарихы, Әтиләр көнен бәйрәм итү традициясе кайчан һәм каян килеп чыгуын, бүген нинди илләрдә дә аны билгеләп үтүләре турында сөйләделәр. Чара барышында балалар әтиләренә карата яхшы һәм ягымлы сүзләр искә төшерделәр, «иң көчле» әти турында табышмаклар әйттеләр, «Әтиемнең һөнәре»викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Спорт уеннарында һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Чара татлы торт һәм шифалы чәй​ белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International