Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре hәм тармак ветераннары!

2021 елның 16 октябре, шимбә

Бәйрәм белән!

Төзек, матур юллар теге яки бу төбәкнең, торак пунктның йөзен генә билгеләп калмыйча, халыкка зур уңайлыклар да тудыра. Юлсыз җирдә тереклек юк дәрәҗәсендә. Шушы хакыйкәтьне аңлаган хәлдә, бугенге бәйрәм көнендә районыбызның юл хуҗалыгында эшләучеләргә безнең хөрмәтебез, рәхмәтебез аеруча зур.

Сезне hөнәри бәйрәмегез белән ихлас куңелдән тәбрик итәбез. Эшегезнең асылы - булган юлларны кадерләп саклаудан, аны hәрдаим тәртиптә тотудан гыйбарәт. Белгәнебезчә, сез елның-елында дәуләт заказларын утәп барасыз. Сезнең хезмәт җиңелләрдән тугел. Кайчакта вакыт белән исәпләшмисез, табигать тудырган уңайсызлыклар белән көрәшеп, җил-яңгырда да юллар саласыз.

Алга таба да районыбыз юлларын төзекләндерудә hәм аларны тиешле тәртиптә тотуда, шул рәвешле районыбызның социаль йөзен формалаштыруда hәм шулай ук дәуләт заказларын утәудә фидакарь хезмәтегезне кызганмассыз дип ышанып калабыз. Хезмәтегезнең куркәм нәтиҗәсе районда яшәучеләргә өстәмә уңайлыклар тудырсын, төбәгебезгә ямь өстәсен.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International