Бу көздә безнең районыбыз үзенең туган көнен билгеләп үтә.

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

25 сентябрь көнне Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Айдар мәктәбендә "Теләченең серле борынгылыгы" дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрде,шигырь конкурсын оештырды.Әңгәмә башында балалар  Теләче районы нинди елда оешканын, үткәне, хәзергесе турында сөйләштеләр.Ә аннан диалог формасында хәзергесе  урында, бу территориядә кеше өчен уңайлы яшәешен ачыкладылар, туган якның борынгы тарихын искә алдынды. Әлеге чарага китап күргәзмәсе оештырылды  Теләче районының күренекле кешеләрен искә алдылар,  шигырьләрен укыдылар. Балалар зур кызыксыну белән элегрәк безнең җирләрдә нинди халык яшәгәнлеге, нинди хезмәт коралларыннан файдаланулары турында сөйләштеләр. Нәтиҗә буларак, «Туган ягыңа мәхәббәтең чиксез һәм гомергә булсын" дигән сүзләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International