Мәктәп укучылары өчен "Культура для школьников" проектын тормышка ашыру кысаларында Күкчә авылы клуб мөдире китапханәче белән берлектә райондагы Рифкать абый Шәфиков оештырган мини музейга культпоход оештырды. Рифкать абый балаларга бик эчтәлекле итеп мондагы экспонатлар турында сөйләп үтте. Сәяхәт балаларга бик ошады, алар үзләренә күп мәгълүмат тупладылар.