Һәр халык өчен буыннар алмашуы хәрәкәт итүче тарих көзгесе булып тора. Һәр халык сынаулар үтә: шатлык һәм кайгы көннәре була. Без, ата-бабаларыбызның батырлыкларын һәрвакыт истә тотарга бурычлыбыз. 15 октябрь, Хәтер көне уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә “Чал тарихтан килгән батырлык” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде.