Шуны истә тотып Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе 20 октябрь көнне берләшмәләргә йөрүче төрле сыйныф укучыларын китапханәгә килгән газета-журналлар белән таныштырып үтте. “Татар телендәге газета-журналларда төрле кызыклы даими рубрикалар, конкурслар ─ барысы да саф татар телендә. Танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләреннән кала, балаларга газета-журнал битләрендә үзләрен язучы буларак сынап карарга мөмкинлек бирелә, иҗади якларын, сәләтләрен үстерүдә ярдәм итә. Аларда басылып чыккан материаллар мәктәпләрдә дәресләр һәм дәрестән тыш тәрбия сәгатьләрендә дә актив кулланыла ала” - дип аңлатты китапханәче.