Тәбрикләү тантанасы узды

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

район мәдәният йортында районыбызның алдынгы терлекчеләрен, терлекчелек өлкәсендә эшләүче белгечләрен, җитәкчеләрне, хезмәт ветераннарын тәбрикләү тантанасы узды. Бәйрәмдә олы кунакларыбыз да катнашты, алар: Теләче муниципаль район җитәкчесе Хажипов Нәҗип Нәкыйп улы,  Татарстан РеспубликасыАвыл хужалыгы һэм азык толек министры Марат Азат улы Җаббаров, Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының күп еллар ярдәмчесе булып эшләгән хезмәт ветераны Илдус Хәким улы Халиков һәм "Август агро" компаниясенең башкарма директоры Ришат Ринат улы Закиров.
Район икътисадын тотрыклы итүгә саллы өлеш кертүче игенче, терлекче, механизаторларыбыз олы хөрмәткә ия. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең һәр стадиясендә зур күрсәткечләргә ирешкән мөхтәрәм райондашларыбызга авыр хезмәтләрендә , тормышларында зур уңышлар,саулык -сәламәтлек,гаиләләрендә иминлек,илләргә тынычлык телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International