2021 елда Шәтке авылында туып үскән язучыларыбыз Сәйдә Зыялы һәм Нурислам Хәсәновларның 80 яшьлек юбилейлары булып узды.

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

2021 елда  Шәтке авылында туып үскән язучыларыбыз Сәйдә Зыялы һәм Нурислам Хәсәновларның 80 яшьлек юбилейлары булып узды. Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә “Туган якның сүнмәс нуры Сез!” дигән әдәби – музыкаль  кичә үткәрделәр. Кичәгә Сәйдә Зыялы да кайтты. Ул үзенең эчтәлекле матур чыгышында балаларга һәм авылның өлкәннәренә иҗаты турында сөйләде. Кичә барышында Сәйдә апаның әсәрләре һәм Нурислам Хәсәнов әсәрләреннән өзекләр сөйләнде. Юбилярны котларга районнан Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева  Резедә Миннехан кызы да килде. Кичә бик матур булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International