«Һәр көн әдәпле бул! »

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Сауш мәдәният йорты фойесында яшьләр өчен «Һәр көн әдәпле бул! »дип исемләнгән этикет сәгате үткәрелде. Дәрестә балалар «этикет» сүзенең әһәмиятен, чит илләрдә һәм Россиядә кагыйдәләр барлыкка килү тарихын белделәр. Уен формасында өстәл артында үз-үзеңне тоту, мөрәҗәгать итү, сәламләү һәм башка күп кенә кагыйдәләр искә төшерелде.​

«Комплимент бүләк ит» дигән гади уен ярдәмендә һәркем үзен игътибар үзәгендә тоеп, башка кешегә җылылык бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International