Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәттән файдаланучылар белән эшләү процессында төрле технологияләрне уңышлы куллана һәм алар ярдәмендә өлкән яшьтәге гражданнарның социаль активлыгын саклап калырга, озайтырга омтыла. Шушы көннәрдә социаль хезмәткәрләр, яхшы һава торышыннан файдаланып, скандинавия йөреше белән шөгыльләнделәр. Өлкәннәр, саф һавада йөреп, иммунитетларын ныгытуга ирештеләр, шулай ук күңелгә ятышлы мохиттә үзләрен кызыксындырган темалар буенча фикер алыштылар. Мондый күнегүләр физик сәламәтлекне саклап кына калмый, ә психоэмоциональ халәтне яхшыртырга да ярдәм итә, үз яшендәге кешеләр белән аралашуга булган ихтыяҗны канәгатьләндерә, яңа кызыксынулар уята. Саф һавада узган әлеге файдалы ялдан соң социаль хезмәттән файдаланучыларның кәефләре яхшырды, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре формалашты.