Күкчә авыл клубында балалар иҗат үзәгеннән беренче квалификацияле өстәмә белем бирү педагогы Нәбиуллина Рафилә Рафил кызы төрле берләшмәләргә йөрүче балаларга "Белгәннәрдән өйрәник" дип исемләнгән мастер класс үткәрде. Ул аларга оригами ярдәме белән өрәнге яфрагы ясарга өйрәтте. Балалар бик кызыксынып эшләделәр. Әлеге шөгыль аларга ошады. Рафилә Рафил кызы даими рәвештә авыл клубына килеп, балаларның буш вакытларын файдалы итеп үткәргәнлектән, Теләче район мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Даут Солтангәрәй улы исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды. Аңа мәдәният хезмәткәрләре дә үз чиратында сәламәтлек, озын гомер һәм зур уңышлар телибез.