"Үз агачыңны утырт”

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

    24 октябрь көнне Ачы авыл мәдәният йорты территориясендә  Екатериновка авылыннан күп балалы әти Шаронов Олег Александрович кызлары Ангелина һәм Полина, Ачы мәдәният йорты директоры Солтанова Л.И улы Солтан белән "Үз агачыңны утырт”   акциясенә кушылдылар.

  Вакыт уза, балалар үсәчәк, ә алар белән бергә үсентеләр дә матур агачларга әйләнәчәк.

 Ә бу бик шәп бит, бала, зур үскәч, "бу агачны мин үзем утырттым", - дип әйтә ала. Алар утырткан агачлар башка буын балаларын сөендерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International