22 октябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә Теләче районы оешуына 30 ел тулуга багышланган “Туган як иленә сәяхәт” дигән туган якны өйрәнү сәгате үткәрде. Туган ягыбыз тарихында мөһим вакыйгалар, истәлекле урыннар, язучылар һәм шагыйрьләр, күренекле якташларыбыз белән танышу булды. Чара азагында “Мин яшәгән төбәк” викторинасы уйнатылты һәм китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.