Татар теле... Тугач та иң газиз кешене ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, утларга- суларга салсалар да, чукындырсалар да, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Шушы телдә сөйләшәбез, аралашабыз, укый-яза беләбез. 26 октябрь көнендә дә Караширмә авылы мәдәният йортында берләшмәгә йөрүче балалар белән "Туган телеңне беләсеңме?" дип исемләнгән викторина булып узды. Балалар "Тел - ул бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше" икәнлегенә төшенделәр. Әйдәгез аны яратыйк, пычратмыйк!