Юбилярны котладылар

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

2021 елның 23 октябрь көнендә Ачы авылында яшәүче тыл ветераны Надежда Федоровна  үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан аңа Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм Теләче авыл җирлеге башлыгы Ильдар Мараков та җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International