Мәктәбебездә “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” хәйрия акциясе старт алды. Баландыш төп мәктәбе укучылары бу акциядә ел саен актив катнашалар. Акция мәктәп китапханәләре фондын дәреслекләр, фәнни – популяр, белешмә, матур әдәбият белән тулыландыру максатында үткәрелә, шулай ук балаларда китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә.