Юбилярны котларга Теләче авылы җирлеге башлыгы Мараков Илдар Рамил улы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетын җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәет улы, Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре Солтанова Лилия Ильяс кызы һәм Тихонова Вера Михайловналар килделәр.
Надежда Ильиничнага Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, аңа сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр. Надежда Ильинична, үз чиратында, кунакларга рәхмәт сүзләре белдерде.