Район мәгариф булеге методисты Анна Саетова җитәкчелегендә Теләче балалар бакчаларының бер төркем белгечләре (логопед, психолог, рус һәм татар теле белгече) методик максат белән безнең балалар бакчасына килделәр. Белгечләрнең максаты: тәрбиячеләргә психология өлешеннән консультация, рус һәм татар теленнән өстәмә белем бирү, логопед киңәшләрен тапшыру иде. Балаларыбыз югалып калмыйча килгән кунаклар белән ачыктан ачык сөйләшеп, булган белемнәрен җиткерделәр.