Бүген Теләче урта мәктәбе базасында “Кече яшьтәге мәктәп укучыларында уку һәм математика грамоталылыгын формалаштыруның перспектив технологияләре” дигән темага башлангыч сыйныф укытучыларының семинар-киңәшмәсе үтте. Районыбыз мәктәпләреннән килгән башлангыч сыйныф укытучылары ачык дәресләр карадылар. Килгән кунакларга шулай ук яшь талантлар катнашында “Пар алмалар” дигән театр сәхнәләштерелде.