Әлеге акциядә катнашу - туган ягыбызның табигатен саклау буенча без башкарган бер игелекле эш ул. Агач утырту - җирдә үз эзеңне калдыру өчен менә дигән мөмкинлек. Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Агач утырт!” экологик акциясендә актив катнашты. Көзге кояшлы көн күтәренке кәеф, уртак иҗади хезмәттә уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Үсентеләр матур булып үссеннәр, кешеләргә шатлык һәм сәламәтлек бүләк итсеннәр. Ә без табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булып, үз территориябезне тагын да матуррак һәм яшеллерәк итү өстендә эш алып барырбыз.