Хәтер көне.

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы  мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары белән “Җуелмас хәтер”дигән исем астында тематик кичә үткәрделәр. Буыннар алмашы һәр милләт өчен хәрәкәттә булган тарихның көзгесе булып тора. Һәр халык сынаулар аша уза: сөенечле көннәр кайгылы көннәр белән алмаша. Һәм без үзебезнең ата-бабаларыбыз турындагы хәтерне онытмаска, хөрмәтләргә тиеш. Һәр халыкның үзенең тарихи, милли каһарманнары бар. Батырлыклары белән алар, тормышларын куркыныч астына куеп, милләтнең, туган җире һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклап чыкты. Аларның аяусыз көрәше безнең өчен, шулай ук алдагы буыннар өчен дә өлге булырга тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International