Безнең илдә беренче тапкыр әтиләр көне бәйрәм ителде.

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Һәм хәзер бу ел саен үткәрелә торган традиция  булачак.  Октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә без барыбыз да әтиләребезне котлыйбыз. Әтиләр көненең төп максаты - гаилә институтын ныгыту һәм ата булуның балалар тәрбияләүдә әһәмиятен арттыру. Идеаль әти гаилә турында кайгыртырга, балаларының  әнисен хөрмәт итәргә, балалар тормышында актив катнашырга һәм үрнәк булырга тиеш. Безнең активистларның әтиләре дә әнә шундый сыйфатларга ия . Һәм без, мәдәният хезмәткәрләре, 21 октябрь көнне Олы Мәтәскә авыл мәдәният йортында үткәрелгән чараларда актив катнашучыларның һәм актив  китап укучыларның әтиләрен “Гаиләнең терәге әтиләр”дип исемләнгән чарага чакырдык . Китапханәче башта бу көн турында кыскача гына сөйләде. Аннары чәй табыны артыннан әтиләр төрле конкурсларда катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең ахырын дәвам иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International