"Игелек һәм хөрмәт" акциясе кысаларында Абде авыл китапханәчесе Е.М.Иванова, Никитина А.А. һәм Платонова Н.Н. өйләренә барып әңгәмә корып кайтты. Китапханәче уку өчен яңа китаплар тәкъдим итте, аеруча кызыклы булган газета-журналлар турында сөйләде. Моңа җавап итеп, кунакчыл хуҗалар үзләренең яшьлек еллары турында сөйләделәр.
Олы яшьтәге кешеләр мондый игътибар белән бик канәгать һәм китапханәчеләрне һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр, чөнки күңелле аралашу, китап, журнал битләрен кыштырдату тормышларына кечкенә шатлыклар өсти.