"Тылсымлы йомгак» технологиясе

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Теләче районы «Родник»   «Тылсымлы йомгак» технологиясе өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар арасында иң яраткан технологияләрнең берсе булып санала. Әлеге технология кысаларында социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге хатын-кызлар белән бергә бәйләү инәләре, крючок һәм чигү белән бик теләп шөгыльләнәләр. Системалы дәресләр нәтиҗәсендә өлкәннәрнең вак моторикасы яхшыра, игътибар һәм хәтер арта. Кул эшләре аларның рухи тигезлеген  ныгыта, тынычландыра, ял итәргә  булыша. Мондый файдалы дәресләр вакытында өлкәннәр бик теләп үзләренең осталык һәм тәҗрибә серләре белән уртаклаша, аралашуга булган ихтыяҗны  канәгатьләндерә. Нәтиҗәдә, аларның    эмоциональ фоны стабилизацияләнә, самооценкасы ныгый, алар җәмгыятьтә  үз файдасын тоеп яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International