Борын-борынгыдан адәм баласын ачы, салкын җилләрдән саклаучы да, аңа торак-яшәү шартларын тудыручы да, җылытучы да, туендыручы-сыйлаучы да, күңелен күчерүче дә ул. Урман безгә үзенең матурлыгы белән кадерле-саф һавасы, яфракларның әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы- болар барысы да кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта, сәламәтләндерә. Шул уңайдан, Караширмә авыл клубында , берләшмәгә йөрүче балалар белән , "Урман - безнең дустыбыз" дигән тема астында экскурсиягә булган. Урман-тереклек иясе эчке яшәү чыганагы, табигатьнең искиткеч олы, кыйммәтле байлыгы икәненә төшенделәр. Урманны саклагыз!