3 ноябрь көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган балалар рәсемнәре конкурсы уздырганнар. Дәреснең максаты-балаларда төрле милләт һәм мәдәниятле кешеләргә толерант караш һәм толерант мөнәсәбәт формалаштыру. Конкурста социаль хезмәт алучылар арасыннан балигъ булмаган балалар, шулай ук мәктәпкәчә балалары һәм хезмәткәрләрнең балалары актив катнашты. Әзер рәсемнәр өй шартларында ата-аналар, мәктәпкәчә учреждениеләрдәге педагоглар белән ясалган иде, соңыннан интернет челтәре ярдәмендә безгә тапшырылды. Аннары белгечләр тарафыннан учреждениенең фойесында әзер рәсемнәр күргәзмәсе оештырылган иде.