Шул унайдан 3 ноябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар белән ватсап видеоэлемтәсе ярдәмендә тематик сәгать уздырдылар. Чара өчен һәр балага алдан берәр милләт халкының көнкүреше , милли киеме, гореф-гадәтләре турында өйрәнергә әйтелде. Видеоэлемтә вакытында балалар үзләре өйрәнгән милләт турында башкаларны таныштырдылар. Әлеге чараның максаты төрле милләт халыкларына хөрмәт, дустанә мөнәсәбәт уяту.