«Сәнгать төне–2021»

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

4 ноябрь көнне Айдар авыл мәдәният йорты ел саен үткәрелә торган «Сәнгать төне–2021» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция «Сәнгать берләштерә»девизы астында узды. Бу көнне барлык теләүчеләр дә «Туган ягым халыкларының гореф-гадәтләре» дигән викторинада катнашты, безнең районда яшәүче халыкларның милли кухнясы, кием-салым, бәйрәмнәре һәм сәнгате турында белемнәрен тикшерде һәм «Халыклар дуслыгы-мәдәният дуслыгы»дигән  күргәзмәсе белән таныша алды. Сәнгать төне-ул барлык акциядә катнашырга теләүчеләрне берләштерә, дуслаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International