4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Шул унайдан 3 ноябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар белән ватсап видеоэлемтәсе ярдәмендә тематик сәгать уздырдылар. Чара өчен һәр балага алдан берәр милләт халкының көнкүреше, милли киеме, гореф-гадәтләре турында өйрәнергә әйтелде. Видеоэлемтә вакытында балалар үзләре өйрәнгән милләт турында башкаларны таныштырдылар. Әлеге чараның максаты төрле милләт халыкларына хөрмәт, дустанә мөнәсәбәт уяту.