«Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе 2021 елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр онлайн форматта уздырыла. Әлеге диктант “Халыклар күп - ил бер генә” дигән лозунг астында алтынчы мәртәбә уза. Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә җәлеп итә. 7 ноябрь көнне Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова да әлеге онлайн проектта катнашып 100 балл җыйды.