Утырышта Теләче районы оешуга 30 ел, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан авыл җирлекләрендә узган «Моңнар агыла туган жирдә» дип аталган фестиваль концертларының нинди дәрәҗәдә үтүе һәм ноябрь ахырында булачак гала-концертка әзерлек турында әйтелеп үтелде. Шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына нәтиҗә ясап нинди форматта үткәрү, грант һәм башка конкурсларда катнашуны тагын да арттыру турында да киңәшләр бирелде. 2022 елга эш планын булдыру бурычы куелды.